Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Бу уңайдан, районыбызда да 28 январь көнне Теләче чаңгы базасында оешма-предприятияләр,авыл җирлекләре hәм гомуми белем бирү мәктәпләре арасында чаңгы ярышы буенча район беренчелеге булып үтте. Әлеге спорт ярышларында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Гарипова Адилә hәм Шакиров Айбулат (җитәкчеләре Заббаров А.Ф.) та катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.