Татар теленә «Фиксиләр» дип аталган мультикны бөтен Татарстан балалары карый алачак.
60 сериядән торган мультфильмның һәрбер сериясе 5-6 минут чамасы бара. «А, кто такие Фиксики? Большой-большой секрет!» дип җырлаучылар хәзер «Ә, кемнәр соң ул Фиксиләр? Әйдә әле, сер булсын!» дип моңлана.
Бу – Татарстан республикасы дәүләт программалары кысаларында эшләнелә торган проект. Ул инде беренче ел гына тормышка ашырылмый, шуның дәвамы буларак бара. Нәкъ менә әлеге мультипликацион фильмның сайлап алынуы да юкка түгел. Чөнки «Фиксиләр» популяр, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә, сабыйларны җәлеп итә. Бу мультфильмны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында карап була mon.tatarstan.ru. Әлеге мультфильмннар дискасы безнең Теләче 3нче балалар бакчасына да таратылды.