Балалар бакчасында балалар табигатьне һәм әйләнә- тирәдәге барлык тереклек дөньясын күреп, яратып яшәргә тиеш.

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Лесной балалар бакчасында  тәрбияче балаларга  тереклек дөньясына булган ярату хисләрен,  үзләре эшләгән гамәлләре аша аңлата. Бүген  алар  бездә кышларга калган канатлы дусларыбызга җимлекләр әзерләделәр. Җимлеккә өйдән алып килгән төрле  ярмалар, көнбагышлар салдылар һәм бакчадагы агачка элеп куйдылар. Эш беткәч, балалар үзләренең эшләренә куанып- шатланып бетә алмадылар. Балаларга  тәрбияче  сокланып карады: менә алар нинди-  акыллы, тәрбияле, ярдәмчел, изге күңелле икән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International