Сәламәтлек сагында

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендәбу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, бүген  районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшерү уткәрде. Әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International