Укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрү, олимпиадаларга әзерләү өстендә Баландыш төп мәктәбе укытучылары зур эш башкаралар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Раушания Хәким кызының укучылары олимпиадаларга зур әзерлек белән баралар һәм район күләмендә җиңү яулыйлар. Бу көннәрдә ул Республика күләм олимпиадага татар әдәбиятыннан 8 сыйныф укучысы Йосыпова Резеданы әзерли . Аларга уңышлар телик.