Айдар авыл китапханәсе ,“2017 –Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы” уңаеннан, бик күп серләргә ия булган искиткеч табигать дөньясын яктырткан «Яшел дөнья-безнең изге йорт» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә. Өч өлештән торган әлеге күргәзмә китаплар аша Табигать- Анага мәрхәмәтле булырга, янәшәдәге сихри дөньяга саклык белән карарга, туган җиребезнең кадерен белергә кирәклеге турында өнди.