Тәҗрибә уздыру барышында балаларның хәтере арта, фикерләү, анализлау һәм чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек процесслар активлаша. Балалар үзләренең кызыксынучанлыкларын күрсәтәләр, үзләрен галим, эзләнүче, ачышлар ясаучы кеше буларак хис итәләр. Бу балаларда образлы фикерләү хас икәнен аңлата.Һәр балага да үз тәҗрибәсен үздыру бик мөһим. Бала күзәтүче буларак карап кына торырга түгел, ә барысын да үзе, үз куллары белән эшләргә тиеш. Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары да шикәр белән тәҗрибә үткәреп, аның үзлекләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белеп, нәтиҗәне дә үзләре ясадылар.