Казаклар авылы китапханәсендә 22 апрель көнне “Башкалар турында уйла һәм ярдәм ит” исеме астында акция узды. Китапханәдә узган “Изгелек ярминкәсе” ннән җыелган акчага тыл ветераны Садика апага һәм ялгызы яшәүче инвалид Ринат абыйга күчтәнәчләр тапшырылды. Балалар куйган концерт номерларын да бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук балалар белән йорт эшләрендә дә ярдәм күрсәтелде.