“Дуслык белән көчле без”

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

22 апрель көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсе тарафыннан, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына балаларда ышаныч тәрбияләү йөзеннән, Дуслык белән көчле без” исемле дуслык сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга дуслык төрләре: балалар дуслыгы , табигать белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы турында аңлатма бирде. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, бердәмлек сыйфатлары булдыру турында сөйләде. Соңыннан Риза Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International