22 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Экология елы уңаеннан “Җир безнең уртак йортыбыз” исеме астында “Библиотөн - 2017” акциясе үткәрелде.

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Чара барышында “Табигать дөньясына китап аша” исемле тематик китап күргәзмәсе урнаштырылды. Без  барыбыз да – табигать балалары, димәк, безне аның белән күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора. Табигатьне аңларга, яратырга өйрәнү – укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге чара кызыклы шигырьләр, видеоматериаллар карап  җанлы рәвештә узды. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый, минемчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International