Алар игелекле эшләр башкарырга өндәп, китап күп укучы гаиләләрнең өйләрендә булдылар. Шул уңайдан, 23 апрель - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көнендә, дүрт гаилә арасында сәнгатьле уку бәйгесе уздырылды.
Әлеге бәйгенең максаты гаилә белән китап уку традициясен тергезү, укуга кызыксыну формалаштыру, гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту иде. Һәрбер гаилә әгъзасы яраткан китабын кычкырып укыды. Дуслык җиңде. Гаиләләрнең дүртесенә дә истәлеккә китаплар бүләк ителде.