Әлеге чараны уздыру вакыты 17.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр. Утырма Г. Тукай иҗатындагы табигать күренешләрен үз эченә алган театральләштерелгән тамаша формасында үтте.
Биредә китап укучыларыбыз Г. Тукайның табигать турындагы шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар, җырларын башкардылар, “Бала белән күбәләк” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге чараны карарга чыгыш ясаучыларның әниләре килгән иде.
Мондый эш алымнары гаиләләрне якынайта һәм гаиләдә китап укуны арттыра.