Бу кичәдә авылыбызның китап укырга яратучы,төрле яшьтәге укучылар катнашты.Акциянең темасы экологиягә багышланган.Укучылар өчен китап күргәзмәләре әзерләнде,аларга күзәтү ясалды.Шулай ук эко-викторина, фикерләү сәләтен үстерүгә уеннар,шигырьләр, рәсем конкурслары үткәрелде, кроссворд чишү ярышлары,табышмаклар чишү бәйгеләре үтте.Бәйгеләр хәрәкәтле уеннар һәм концерт номерлары белән аралашып барды.Төрле образларга кереп фотосъемкалар үткәрелде. Кунаклар чәй,соклар ,баллы ризыклардан авыз иттеләр.Ахырдан дискотека оештырылды. Балалар үзләренең бию сәләтләрен күрсәттеләр.Укучылар киләсе елга Библиотөн 2018 дә катнашырга да бик теләп киләчәкләрен әйтеп,бик җылы саубуллаштылар.