Ә балалар бакчасына баргач, тәрбиячеләр тагын күбрәк мәгълүмат бирә башлый.
Шул уңайдан 3нче балалар бакчасында бара торган Тукай атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 25 апрельдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларына“И, бу әкиятләр дөньясы” дигән әдәби, мавыктыргыч викторина үткәрелде. Зурлар төркеме балалалары исә Г.Тукайның әкиятләрен тыңладылар.