18 апрель көнне Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Ветераны живут рядом» девизы астында #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясендә катнашты.

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Атна башыннан үткәреләсе чаралар планы төзелде. Атналык, ветераннарга, инвалидларга ярдәм итү белән башланды. Балалар белән берлектә  “Янәшәдә яши ветеран”- исеме  астында тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белешеп, хатирәләрне искә төшереп үттек. Балалар тарафыннан берничә чыгыш күрсәтелде. Китапханәче Петрова Л.И.. китапханәгә йөри алмаучы  өлкән яшьтәге китап укучыларның, инвалидларнын өйләренә барып китаплар белән таныштырды. Аларга озын гомер, саулык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International