1 апрельдән Татарстанда #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы старт алды.

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

#ЭКОяз2017 акциясе кысаларында табигатькә сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән экологик чаралар, төрле бәйгеләр  үткәрү тәкъдим ителә. Бәйгенең максаты- халыкта экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш булдыру, үзең яшәгән төбәктә чисталыкка, экологиягә карашны уңай якка үзгәртү, агачлар утырту. Шул уңайдан, 22 апрель көнне  Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  республикакүләм өмә уңаеннан мәдәният йорты территориясен чүп-чарлардан арындырдылар. Экология елы  һәм “Мәрхәмәтле Татарстан”акциясе уңаеннан Бөтендөнья Җир көненә багышлап экологик листовкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International