Габдулла Тукайның туган көне

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөтен татар дөньясы бүген үзенең сөекле улы Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу көнен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары безнең Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә үзенең кульминацион ноктасына җитте.  Әдәби иртәдә 5-11 сыйныф укучылары чыгыш ясады. 5-7 нче сыйныфлар Тукай әсәрләрен сәхнәләштерсәләр, 8-11 сыйныфлар шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләп сокландырдылар. Әлеге бәйрәмнең сөйләү осталары бүген районда узачак шигырь бәйрәмендә катнашып, көч сынаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International