Әйе, бүген олы бәйрәм – бүген Тукай көне. Гаҗәеп хәл, дөнья һаман үзгәрештә: язлар китә, язлар килә... Бары менә Тукай гына яп-яшь килеш кала бирә.Габдулла Тукай - татар халкының йөз аклыгы, горурлыгы, балалар әдәбиятына нигез салучы. Казанда яшәгән кыска гына гомерендә ул нәниләр өчен 13 китап бастырып чыгарган. “Су анасы”, “Шүрәле”ләр аларны мавыктыргыч әкият дөньясына алып китә, хыял диңгезендә йөздертә.
Бүген 3нче балалар бакчасындагы бәйрәм иртәсе, әнә шул әкиятләр белән үрелеп алып барылды. Балалар “Күбәләк” , “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырьләрне сөйләделәр, “Су анасы” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәмдә әкият геройлары – Шүрәле, Су анасы, булуы иртәбезне тагын да җанландырды. Балалар татарча гына түгел русча да шигырләрне яттан матур итеп сөйләделәр. Иртәбез халкыбыз гимнына әйләнеп киткән “И туган тел”җыры белән башланып киткән булса,ахырдан “Бәйрәм бүген”җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.