Әлеге кичәнең максаты: Габдулла Тукайның иҗаты аша туган якка мәхәббәт тәрбияләү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аны кеше һәм шагыйрь буларак өйрәнү, аның турында белемнәрне ныгыту, иҗаты, тормыш юлын тирәнтен аңлау иде. Чарада балалар һәм олы яшьтәге шигырь сөючеләр үзләре язган һәм Тукай шигырьләре яңгырады, шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентацияләр күрсәтелде, үзәк паркта рәсем конкурсы үткәрелде.Алдан игълан ителгән «Тукай - табигать сакчысы» исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.