18 май көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, халыкара гаилә көне уңаеннан, кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында «Гаилә бәхете – ил бәхете» иншалар бәйгесе үткәрде.

2017 елның 19 мае, җомга

Биредә балалар үзләренең гаиләләрендәге үзенчәлекләр һәм гореф-гадәтләр турында яздылар. Без үз чиратыбызда, ныклы гаилә планетабызда яшәүче халыкның зур байлыгы икәнен аңлатырга тырыштык. Шулай ук бәйрәмнең кыскача тарихын искә төшердек. Тамырлары белән 15 май гаилә көненең тарихы, шундый традиция булдырырга омтылыш ясаган 1989 елга барып тоташа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International