19 май –Пионерия туган көн. Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды.Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында булганнар. Әлеге уңайдан Баландыш төп мәктәбендә класс җитәкчеләре пионерия тарихы турында сөйләделәр, галстуклар бәйләп күрсәттеләр. Тәнәфесләрдә пионер заманнары балачагының уеннары уйналды, җырлар җырлданды.