Чыгарылыш 11нче сыйныф укучылары өчен сынаулар башланды инде.
17 нче май көнне рус сыйныфларының татар төркемнәрендә укучылар татар теленнән иҗади диктант яздылар. Укучылар республика контроль эшен язганда район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Х.М. Җиһангараева катнашты. Алга таба имтиханнар бирүдә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар телибез!