18-19 май көнне Арча шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмер егетләр арасында мини-футбол буенча “Ближе к звездам” бөтенроссия спорт ярышларының зона этабы булып узды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 14 команда катнашкан әлеге ярышта безнең район данын Узәк мәктәбе командасы яклады (җитәкчеләре -Рамил Рәис улы Заһидуллин). Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда, Яшель Үзән командасына бирешеп 4нче урынны яулады. Беренче урында Чүпрәле, икенче урында Лаеш командасы.