Балалар «Сабантуй», «Салават күпере”, «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп” кебек журналларның басма тарихлары һәм бүлекләре белән таныштылар, аеруча, журнал битләрендәге уеннар, кроссворд һәм ребуслар белән кызыксындылар. Бергәләшеп табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кычкырып укулар оештырылды.