“Укучының мәдәни көндәлеге”

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

26 май көнне Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни - белем бирү проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балалар “Укучының мәдәни көндәлеге” язулы футболка һәм бейсболка, Татар Балалар Нәшриятыннан “Койрыклар” әдәби – анимацион басма һәм рус һәм татар телләрендә Абдулла Алиш әкиятләреннән торган диск, “Кырлай” аттракционнар паркына сертификат белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасының иң мәдәниятле әти – әниләренә Казан театрларына билетлар бүләк иттеләр.

Бәйрәм Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте белән тәмамланды. Г. Тукайның әкият геройлары белән очрашу балаларда җылы тәэсирләр калдырды. Алар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International