Мәдәният бүлеге җитәкчесе – Иксанов Даут Солтангәрәй улы киңәшмәдэ авыл клублары һәм мәдәният йортларының эшчәнлеге турында, район Сабантуенда катнашучы коллективлар әзерлегенен барышы буенча әйтеп узды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә “Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре” буенча авыл мәдәният йорты директорларының, китапханәчеләрнең укуы булып узды.
Укуны Саба районының янгын сүндерү бүлеге начальнигы, подполковник Закиров Ильдар Газизуллаевич алып барды.