29 май көнне Теләче беренче номерлы балалар бакчасынның , зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр белән бергәлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балалар анда иске көнкүреш әйберләре, рәсемнәр, китаплар, музыка уен кораллары, хәрби киемнәр күрделәр. Балаларга әлеге әйберләрнең кыскача тарихы һәм кайчан кулланылганлыгы турында сөйләделәр . Балалар әле тромбон дип аталган музыка уен коралы белән дә уйнап карадылар. Аннары нәниләргә үзләре теләгән экспонатларны якыннан карарга рөхсәт иттеләр. Барлык балаларга һәм олыларга да үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез!