30 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Саба һәм Теләче районара тикшерү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Хәкимуллин Л.М. белән очрашу уздырылды. Очрашу барышында Ленар Мулларнурович укучыларны пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Әлеге чарада өлкән инспектор балаларның белемен генә тикшереп калмады, аларга һөнәр сайлауда ярдәм итәрлек киңәшләр дә бирде.