30нчы май көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш кичәсе булып узды. Чыгарылыш балаларына уку әсбаплары, дипломнар тапшырылды. Балалар җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәм–кичә бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык әти-әниләр дә катнашты. Бәйрәмгә клоун да килгән иде. Ул балалар белән төрле уеннар уйнады. Барысына да бик күңелле булды.
Чыгарылыш балаларыннан аерылу моңсу булса да, күңелсезләнергә урын юк. Алар балалар бакчасына дуслары янына кергәләп йөрергә вәгъдә бирделәр. Ә без аларга изге теләкләребезне теләдек. Ак юллар сезгә, кадерле балалар!