Сабантуйда бакча балалары, әти-әниләр, авыл кешеләре һәм Казаклар, Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче балалар да катнашты. Сабантуйны үткәрү өчен 31 май көнне авыл эчендә бирнә җыю оештырылган иде. Бирнә бик күп җыелды. Сабантуйның беренче өлеше бакча балаларының чыгышы белән башланып китте. Икенче өлешендә җыелган бүләкләрдән килгән кешеләр арасында лоторея уены уйнатылды. Өченче өлешендә балалар ярышы. Ярышны бакча балалары башлады, мәктәп балалары дәвам итте, әниләр тәмамлады. Уеннардан йомырка кабып йөгерү,“Көнгерә”, шакмак ташу, таяк тартыш уеннары уйнатылды. Бәйрәмгә килгән һәр бала уенда катнашты. Шулай ук бәйрәмгә килгән бер кеше дә бүләксез китмәде. Сабантуй бәйрәмен оештыруда үзләреннән ярдәм күрсәткән авылдашларга , бакча хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.