Иң элек балаларны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тәбрикләде. Үзенең чыгышы азагында ул республикакүләм “Алтын каләм” иҗат бәйгесенең район турында җиңүчеләрне бүләкләде. Алар: Алан урта мәктәбенең 9 нчы сыныф укучысы Ленур Гатауллин, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәбил Сәхәбиев һәм шушы ук мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Айзилә Хәкимовалар. Аларга “Олимп” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Әлеге бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп аркан тарттылар, капчык киеп йөгерделәр, башка уеннарда катнаштылар, бушлай батутта сикерделәр.
Ел саен бу көнне Теләче ял паркына килгән балаларга бушлай туңдырма өләшенә. Быел әлегедәй татлы күчтәнәчне йөк ташу белән шөгыльләнүче “АрЛенСпецТехСтрой” ширкәте хезмәткәрләре (җитәкчесе Артур Гафиятуллин) өләште. Туңдырма алуга спонсорлык ярдәме күрсәткән әлеге оешмага зур рәхмәтебезне белдерәбез.