9 нчы сыйныф укучылары сынау үтә.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

3 нче  июнь көнне Теләче урта  мәктәбендә районыбызның   9  нчы   сыйныф укучылары    информатика фәне    буенча  имтихан  бирделәр.    9 нчы сыйныф укучылары  30 нчы май көнне   рус теленнән   дәүләт имтиханы  язганнар  иде.  Укучылар  тарих, биология, физика һәм рус әдәбиятынннан сынауларны  1 нче июнь көнне тапшырдылар.  Алда  сынаулар  дәвам итә. 6 нчы июньдә  барлык  9 нчы сыйныф укучылары  математика  фәне буенча  имтихан бирәчәкләр.   8 нче июнь көнне  кайбер укучылар  сайлап алган   җәмгыят белеме , география   һәм  химия  фәннәреннән  сынаулар  үтәчәкләр.  Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International