Бүген безнең Алан балалар бакчасында,аниматорлар катнашында Сабантуй булып үтте.Балалар күңелле музыка астында төрле уеннар уйнадылар,биеделәр,табышмаклар чиштеләр,күзләре бәйләнгән килеш үзләренең призларын белделәр,төрле ярышларда катнаштылар.Балаларга аеруча сабын куыгы белән уздырылган чара һәм битләренә рәсем тошерү ошады.Бәйрәм ахырында балаларга сюрпризлар һәм бүләкләр тапшырылды.Балалар бәйрәмнән канәгать калдылар ,аларга Сабантуй бик ошады.