2-3 июнь көннәрендә Чистай шәһәрендә 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” исеме астында шәһси беренчелеккә Татарстан Кубогы ярышларының икенче этап уеннары булып узды. Ярышларда республиканың барлык районнарыннан да 300 гә якын яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәбе балалары тәшкил итте. Уен нәтиҗәләре буенча, Теләче җыелма командасы 7 нче урынны яулады, 1 нче урында Казан командасы, 2 нче урында Саба җыелмасы һәм 3 нче урында Мөслим районы командалары.