Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз. Без үзебез дә ничек итеп Пушкин белән бергә өлкәнәйгәнебезне сизмичә дә калабыз.
6 июнь көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә «Живая классика» исеме белән шагыйрьнең шигырь - әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Китапханәче А.Фаляхова бу көннең килеп чыгу тарихы һәм А.С. Пушкинның иҗатын яктырткан буклетлар белән таныштырды. “Тамчы” клубына йөрүче балалар яраткан әсәрләрен иң сәнгатьле уку буенча да ярыштылар. Чара азагында катнашучылар Пушкинның әкият геройлары турындагы сорауларга актив җавап бирделәр.