29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара акция “ Географик диктант “та катнаштылар. Диктант язу diktant.rgo.ru сайтында онлайн оештырылган иде. 100 дән артык укучы Туган илебез, җиребез турында сорауларга җавап бирделәр, географиядән белемнәрен тикшерделәр. Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Уңышлар телибез!
Россиядә яшәүче һәр кеше дәүләт дәрәҗәсендәге карарларны кабул итүгә ничек йогынты ясарга мөмкин? Исәпкә алу битендәге сорауларга тулы һәм дөрес җаваплар биреп , халык санын алуда катнашырга. Халык санын алуда катнашыгыз - «үзеңне Россия тарихына яз!» ( ВПН – 2002 ел). Илнең бердәмлеге һәм анда яшәүче халыкларның бергәлеге 2010 елгы халык санын алу девизында чагылыш тапты - »Россиягә һәркем мөһим". Ә исәпкә алуның девизы - «киләчәк булдырабыз«.
Шуның белән узган халык санын алу һәм алда торган халык санын алу девизлары белән танышуны тәмамлыйбыз.
«Шәфкатълелек бизи кешене!» - девизы астында, Баландыш мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә 4 нче декабрь көнне, инвалидларның тормыш-көнкүреше белән танышу, хәлләрен белү максатыннан, мөмкинлеге чикле булган авылдашлары Гарипов Рәмис янында булып, аңа дип әзерләгән күчтәнәчләрен тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар. Рәмис аларны сөенеп каршы алды, рәхмәтләрен җиткерде.
Хәлләрен белеп, район, авыл, мәдәният яңалыклары, китапханәгә кайтучы китаплар, журналлар белән таныштырдылар. Үз исемнәреннән күчтәнәч – пакет тапшырдылар. Китапханәдә инвалид язучыларның китапларыннан “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Бу көнне Үзәк мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Иртәгәсе көнгә ышаныч белән» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Балаларны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган, тормыш авырлыкларын җиңеп, җәмгыятькә файдалы нәрсә дә булса эшләргә тырышучы танылган кешеләр турында сөйләү кызыксындырды.
Шул унайдан Максабаш авылы китапханәсендә «Дусты барның салкын кышлары юк…» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә күбесенчә аяныч язмышка дучар булган язучы Фәнис Яруллинның китаплары урын алды. Шулай ук, газета-җурнал битләреннән алынган, төрле авыруларын җиңгән кешеләр турында да материаллар урнаштырылды.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне ” дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды, китапларына күзәтү ясалды.
Чөнки өлкәннәр мондый игътибарга бик лаек һәм һәрвакыт китапханәчене түземсезлек белән көтеп алалар. Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән әлеге чараның исеме «Согреем ладони, разгладим морщинки» дип аталды. Уңайлы шартларда мөмкинлекләре чикле китап укучыларыбыз “Татарстан” журналы, “Вестник ЗОЖ” газетасы, “Приусадебное хозяйство”, “Домашний доктор” журналларындагы хәбәрләр һәм дөньядагы яңалыклар белән таныштырылды. Алар белән җылы әңгәмә корылды.
«Добра идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан 4 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның ин күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Ибраһимовлар гаиләсендә булдылар. Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.
С этой целью работники культуры Средняя Меша провели исторический час на тему «Билгесез солдат истәлегенә”.