ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бу чара Ватаныбыз өчен көрәшүчеләргә хөрмәт күрсәтергә килгән барлык авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Бу ай очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ апрель аенда канатлы юлчылар, барлык киртәләрне җиңеп, өйләренә, ояларына кайталар. Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен кошлар көненә багышланган «Исәнмесез кошлар, безнең дуслар!» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - балаларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Чара ахырында балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, кошлар турында шигырьләр укыдылар.


8
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Кош рәсемнәре ясыйбыз» дигән мастер-класс үткәрделәр. Балаларга рәсем ясаган арада кошларның күптөрлелеге, аларның гадәтләре, елның төрле вакытында кешенең кошларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләп үтелде. Китап укучылар җирдә кошларның шулкадәр күп булуы, аларны барлап чыгу өчен бер гомер җитмәячәген белделәр. Шулай ук, кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кеше өчен файдасы турында күп мәгълүмат ишеттеләр.

Сәламәтлек - кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе. Әлеге көн уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә «Сау-сәламәтлек булсын иде һәркем, киләчәктә якты дөньяда!» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Сәламәтлек күп очракта кешенең үзеннән һәм яшәү рәвешеннән тора.

Шул уңайдан, 4 апрель көнне әлеге акциягә Сауш авылы китапханәчесе дә кушылды, шулай ук авыл активистлары да читтә калмады. Акциядә катнашучылар уртак көч белән мәдәният йорты территориясен чистарттылар: чүп-чар җыйдылар, газоннарны чистарттылар, яфракларны һәм коры ботакларны җыештырдылар. Чарада олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.

Спорт ярышларын карарга гына түгел, алар турында укырга да яратучы укучылар өчен Әбде авылы китапханәсендә «Китап, спорт, китапханә — минем уңышымның сере ул!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Спортта характер чыныга, ә китап укыганда фикерләү үсә һәм дөньяга караш киңәя – нәкъ менә шундый кешеләр уңышка ирешә, дөрес тормыш карашлары һәм сәламәтлекләре белән аерылып тора.

2025 елның 4 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Чара үсеп килүче буында начар гадәтләргә аңлы рәвештә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Мәгълүмат сәгате барышында китапханәче балаларга тәмәке тартуның, алкогольнең һәм наркотикларның кеше организмына начар йогынтысы турында сөйләде. Бу гадәтләрнең физик һәм психик сәламәтлеккә, шулай ук социаль җайлашуга аерым игътибар бирелде. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, тормыштан мисаллар китерделәр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында балалар: «Сәламәт яшәү рәвеше - уңышлы киләчәкнең нигезе», - дигән нәтиҗәгә килделәр һәм зарарлы гадәтләрдән качарга вәгъдә иттеләр.

2025 елның 3 мартында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең «Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы базасында «Табигый һәм төгәл фәннәр», «Гуманитар фәннәр», «Кеше белеме», «Культуралогия» юнәлешләре буенча кече сыйныф укучыларының тикшеренү эшләре һәм проектлары буенча «Мин - тикшеренүче»район конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста 17 укучы катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүген Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында мобилизацияләнгән сугышчыларга "Барысы да Җиңү өчен"дигән гуманитар ярдәм җыю акциясе узды. Акциянең максаты солдатларның сугышчан рухына  күтәрү,ярдәм итү, гражданнарның бердәмлеген күрсәтү, бергә булу, ватандашларыбызны һәм хәрби хезмәткәрләребезне ташламау. Хезмәткәрләр һәм педагоглар озак вакыт саклау продуктларны (тиз әзерләнә торган ашлар, чәйләр ), шәхси гигиена әйберләрен, перчаткалар җыйдылар һәр бер төре 80 дәнә.

Хезмәткәрләргә һәм педагогларга әлеге акциядә актив катнашулары өчен зур рәхмәт. Иң мөһи­ме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International