Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Ә авыл хуҗалыгында бу төр хезмәт әлеге тармакта кулланышта булган үзйөрешле машиналарның тиешле тәртиптә эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итә.
2025 елның 8 апрель көнне Теләче муниципаль районы «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
2025 елның 7 апрель көнне Теләче муниципаль районы КФХ «Ахметова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 8 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Сәламәт булыйм дисәң» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. «Сәламәтлек - иң зур байлык», - диләр. Физик күнегүләр сәламәт яшәү рәвешен саклап калу ысулларының берсе булып тора. Чара барышында балалар төрле спорт уеннары уйнадылар. Шулай ук, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан «Сезнең өчен халык медицинасы» күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында һәр бала физкультурадан, спорттан һәм дөрес тукланудан башка сәламәт булу мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килде.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 8 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә авыл клубы һәм фельдшер белән берлектә «Сәламәт булыйм дисәң» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Кышкы-язгы чор гадәттәгечә респиратор авырулары белән артуы белән характерлана, алар арасында иң куркынычы - үпкә ялкынсынуы. Үпкә ялкынсынуы берничә төрле була, зарарлану табигатенә карамастан, авыру куркыныч. Чара барышында медицина хезмәткәре әлеге авыруларны профилактикалауның төп кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук очрашуда йөрәк-кан тамырлары авырулары турында профилактик чара да уздырылды. Чарада катнашучылар авыл фельдшерына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, күп төрле яңа мәгълүмәтләр алдылар.
Аның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел һәм җитештерү эше буенча бүлек начальнигы Дамир Миңнебаев, умартачылык һәм аквакультуралар бүлеге мөдире Динард Гатауллин катнашты.
Очрашу барышында ширкәтләрнең март аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтләренә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренең барышы хакында да әйтелде.
Әңгәмә барышында балалар бу төр хокук бозу тарихы һәм барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш турында белделәр, коррупция сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар, «Коррупция һәм аның Россиядә барлыкка килү тарихы» видеоязмасын карадылар. Чара ахырында укучыларга биремнәр белән уеннар тәкъдим ителде, коррупция очраклары аңлатылды.
Әлеге бәйрәмне ел саен үткәрү традициясе 1950 елдан бирле саклана. Бу көн үзенең сәламәтлеген кайгырткан һәркем өчен мөһим. Шул уңайдан 8 апрель көнне Субаш авылының медицина пунктында мәдәният хезмәткәрләре фельдшер ярдәмчесе белән «Сәламәт туклану нәрсә ул?» темасына профилактик очрашу үткәрделәр. Шулай ук китапханәдә «Барысы да витаминнар турында» дип исемләгән китап – иллюстрацияле күргәзмәсе оештырылды, анда «Яшелчә+җиләк-җимеш», «Түтәлдәге витаминнар», дару үләннәре турындагы китаплар тәкъдим ителде.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче балалар белән «Сәламәтлеккә китап белән» дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрде. Балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте, сәламәт булу өчен эш һәм ял режимын дөрес оештырырга кирәклеге турында фикер алышынды. Шулай ук, катнашучылар дөрес тукланырга, физик активлык белән шөгыльләнергә, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәклеген белделәр. Чара барышында бәйрәмнең тарихы турында сөйләнелде һәм сәламәтлек иленә мавыктыргыч сәяхәт кылынды, анда балаларны күңелле китаплар һәм журналлар көтә иде.
Казаклар авылы китапханәсендә укучыларны сәламәт яшәү рәвеше турындагы әдәбият белән кызыксындыру максатыннан «Сәламәтлек - зур байлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмә киң даирә укучылар өчен эшләде. Тәкъдим ителгән китаплар сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, китаплардан укучы сәламәт туклану, кеше сәламәтлеге өчен витаминнар һәм микроэлементларның роле турында беләчәк, дару үсемлекләре ярдәмендә авыруны ничек җиңәргә икәнлеге турында мәгълүмат табачак.