Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил.
Әлеге вакыйгалардан 36 ел узса да, ул еллар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның хәтерендә бүген генә булган кебек. Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында «кайнар нокталар» узган Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә.
Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының геройлык битләре белән таныштылар һәм «Шигырьләрем тере шаһитларым» презентациясен карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Икенче өлештә катнашучылар “Ромашка” уены уйнады, кроссводлар чиште, «Җәлил шигырьләре һәркемнең күңелендә яши» дигән әдәби викторина сорауларына җаваплар бирде.
18 февраль көнне МБМББУ Яңа Шигали авылы «Үсенте» балалар бакчасы» базасында 2024-2025 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Питрәч, Биектау, Әтнә, Теләче районнарыннан 11 иң яхшы тәрбияче һәм педагог үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр . Жюри игътибарына "Балалар белән педагогик чара" һәм" самоанализ"тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашучылар арасында безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Г.И. Шакирова да бар иде. Бәйгенең зона этаплары нәтиҗәләре март башында игълан ителәчәк. Барлык катнашучыларга алга таба да педагогик үсеш, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез.
Әлеге вакыйга кысаларында Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә «Батырлыгы кайтты җыр булып» дип исемләнгән темага патриотик сәгать үткәрелде. Бу чарага шагыйрьнең иҗатын яратучылар чакырылган иде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның балалык һәм үсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр. Патриотик сәгать барышында Муса Җәлилнең шигырьләрен кызыксынып укыдылар. Чара балаларны, яшүсмерләрне патриотик һәм мәдәни - эстетик тәрбияләүне үстерүгә юнәлтелгән иде.
Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан 14 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Каюм Насыри - мәгърифәтче шәхес” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары күргәзмәдәге әдәбият аркылы галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.
15 февраль Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Олы Тиләҗе башлангыч сыйныф укучылары өчен “ Әфганестан тере хәтер” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Китапханәчеләр балаларга Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Илшат Хайруллин турында сөйләде, әфган җиреннән килгән хатларын укыдылар. Илшат Хайруллинга багышлап эшләнгән альбомга күзәтү ясалды.
15 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көнендә, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Олы Тиләҗе башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен әдәби викторина үткәрде. Чара барышында катнашучылар күренекле Патриот, көрәшче шагыйрь М. Җәлилнең биографиясен, аның танылган әсәрләрен искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында балалар М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Сәгать", "Күке"шигырьләрен укыдылар.
Әлеге көн уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә «Китапханәгә китап бүләк ит!» акциясе оештырылды.
14 февраль көнне китап укучыларыбыз, бәлки инде укылмый торган, әмма башкалар өчен шатлык һәм илһам чыганагы була алырлык китаплар бүләк иттеләр.
Бу матур традиция кәгазь китапларның безнең цифрлы дөньябызда һаман да популяр һәм актуаль булуын искә төшерә.
Исегездән чыгармагыз, китаплар - иң яхшы бүләк! Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урынын алып, һичшиксез үз укучысын табар дигән теләктә калабыз.
Чара котлаулар һәм матур теләкләр әйтү белән башланды. Кичәдә катнашучылар бер-бер артлы «Патриот», «Көч белән сугышмыйлар, ә осталык белән», «Яхшы җыр белән хезмәттә кыйммәтрәк», «Ирекне кулыңа җыеп», «Шәфкать туташы», «Аякта көч һәм башта тынычлык», «Военкор» исемле конкурсларларда катнаштылар, Россия герой-шәһәрләрен фаразладылар, мәкальләр укыдылар, җырлар җырладылар. Катнашучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр.