ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

 16 август көнне   “Яманлыкның башы - наркотик” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Анда  наркомания темасына кагылышлы китаплар, брошюралар куелды. Шул күргәзмә белән китапханәче                    “Тылсымлы энә” клубына йөрүче укучыларны таныштырды.

2020 нче елның 2 нче сентябрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә уза.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарыла: Теләче авылы, Ленин урамы. 46 нчы йорт.

Кабул итүгә дүшәмбедән җомга кадәр 9.00 cәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин.


21
август, 2020 ел
җомга

19-  20 август көнэрендэ Теләче район ял паркында  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында   беренче сыйныф укучылары,  ярдәмгә мохтаҗ  балалар, аларның әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.

Шул уңайдан Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре кычкырып уку, әңгәмә, Н. Н. Носов әсәрләре буенча викторина үткәрделәр.

Әлеге китапта Җир шарындагы утыз табигать куренеше турында белешмэ бирелгэн. Балалар узлэре белгэн табигать куренешлэрен эйтеп курсэттелэр, белмэгэннэре турында китаптан укып таныштылар. Һәр табигать күренешенә аерып тукталып шигырьлэр укылды. Чара уен формасында – балаларга төрле сораулар биреп төгәлләнде.  

Җәй көне сәламәтлек өчен генә түгел, ә акыл өчен дә файдалы итеп ял итәргә кирәк,  бу эштә китап кына ярдәм итә ала”,- дигән фикерен җиткерде китапханәче. Уку марафоны кысаларында узучы онлайн чара "Кычкырып укулар" формасында узачак. Марафонның катнашучылары - китапханә чараларында һәрвакыт теләп, иң актив булган  нәни укучылары.  Чараны башлар алдыннан балалар китапханәченең “Ни өчен китаплар уку файдалы? Кешегә китап уку нәрсә бирә?” дигән сорауларына җавап бирделәр. Барысы да  күбрәк кычкырпып укырга кирәк дигән фикергә килделәр.

17 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш.  китапханәнең актив китап укучысы Шигабутдинова Рәмилә башкаруында Рашат Низамиевның “Яралы керпе” шигырен тәкъдим итеп Теләче үзәк китапханәсе оештырган конкурска кушылды.

Теләче урта мәктәбе директоры  Хафизов Айнур Фирдавесович  һәм милли белем буенча директор урынбасары  Фатхрахманова Дания Гумеровна , җитәкчеләрнең профессиональ белемнәрен күтәрү максатыннан оештырылган «Цифровая трансформация школы» дип аталган бөтенроссия программасында катнашалар. Белем бирүне заманча технологияләргә таянып оештыруның яңа ысулларын ныклап өйрәнәләр.

Фестиваль кысаларында,  Айдар авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  татар халкының “Пешмәгән” яки “Ачык авыз” һәм “Бүкәнме, бүзме?” уеннарын уйнадылар.

Бу проектта балалар халык авыз иҗаты белән танышты, милли халык уеннарын уйнарга  өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International