ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Без дә 7 август көнне  мәдәният йорты белән берлектә балалар белән “Түбәтәй алыш уенын уйнадык.

Җырлы – биюле уен «Түбәтәй алыш уены». Балалар, түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.

2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль районнар халкына Башкару эшчәнлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Буыннан-буынга ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне  саклап калу, торгызу һәм тапшыру изге эш санала. Урак йоласы-милли йолаларның берсе.Ул август башында, урак башланыр алдыннан үткәрелә. ТАССРның 100 еллыгына багышлап Баландыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре" Урак уру " - фольклор күренешен күрсәттеләр.

6 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү уңаеннан балалар белән “Без экстремизмга каршы” дигән исем астында әңгәмә үткәрделәр, “Үзеңне ничек сакларга” исемле буклет тараттылар.

6 август  Олы Нырсы  мәдәният йорты каршында фельдшер Альмиева Ләйлә  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “ Сәламәт тәндә сәламәт –акыл” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында авыртулардан саклану чаралары,шәхси гигиена , дөрес туклану турында һәм кирәкле басмалар белән таныштырдылар.

 5 август көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә укучы балалар белән юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан  “ Юлда булсан бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!“ дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында җырлар, юл билгеләре буенча сорауларга җаваплар,рәсемнәр ясадылар.

6 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан тарихын беләсезме?” дип исемләнгән онлайн викторина уздырдылар. Барлык теләүчеләр maksabash_sdk инстаграм битенә кереп үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.

Без үткәнебез, милли мәдәниятебезнең матурлыгы һәм байлыгы, үзебезнең бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләребез турында онытмаска тиеш. Безнең балалар гасырлар буена бирелгән гореф-гадәтләр җимерелгән чорда яши. Бию, уеннар, җыр-биюләрдә калган «борынгы» ның да исән калуына ышанасы килә. Шуны истә тотып, Айдар мәдәният йорты эшчеләре балаларны һәм яшүсмерләрне татар халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү өчен үз эшебезне башлап җибәрәбез. Инде 5 ел дәвамында Айдар мәдәният йортында ел саен җәен  "Сабантуй -балалар бәйрәме” үткәрелә.

2020 елның 07 августында  Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Гайнутдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З., Россиянең бай киномирасы белән танышу максатыннан, күп балалы гаиләдәге балигъ булмаган балалар өчен «Кинолето» акциясе буенча фильм карау һәм фикер алышу оештырдылар. Акция кысаларында «Югалган вакыт турында әкият» фильмы каралды. Карау тәмамланганнан соң белгечләр фильм турында фикер алышуны оештырдылар. Әкият балаларга бик ошады. Алар специалистларга рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да фильм һәм әкиятләр карауны дәвам итәргә теләк белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International