Танылган итальян педагогы Мария Монтессори егерменче гасыр башында ук балаларга төрле көнкүреш предметлары белән уйнау бик файдалы булуын раслый. Мондый уеннар уйнаганда алар сенсорика, бармак чукларының эшчәнлеген камилләштереп кенә калмыйлар, тактиль хисләрне дә үстерәләр. Ә иң мөһиме- йозаклар, төймәләр, шнурлар ни өчен кирәк булуын һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлыйлар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигать белән таныштыру-балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе. Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында экологик тәрбия өстенлекле булып тора. Педагоглар үз эшләрендә яңа алымнар кулланалар, үсеп килүче буынның бөтен тереклек белән кызыксынуын үстерәләр һәм ярдәм итәләр.
Яңа полилингваль мәктәп « Адымнар – путь к знаниям и согласию» үзенең ишекләрен ача. Мәктәпкә 3-8, 10 нчы сыйныф укучылары кабул ителә. Мәктәптә татар, инглиз һәм рус телләре тирәнтен өйрәнеләчәк. Интернат та бар, урыннар чикле. Балаларын телләрне тирәнтен өйрәтергә теләгән әти-әниләр югарыдагы номерларга шалтыратып белешә алалар.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә язучы, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимгә 60 яшь тулу уңаеннан онлайн күргүзмә куелды.
8 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гаиләм - горурлыгым” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы оештырылдылар.
8 нче август көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән “Табышмак әйтәм тап?” дип исемләнгән табышмак әйтү кичәсе уздырдылар.Балалар табышмакларны игътибар белән тыңладылар һәм җавапларны бик тиз таптылар. Әлеге кичә күптән түгел генә сафка баскан балалар мәйданчыгында бик күңелле үтте.
Яраткан герое турында китап укудан да күркәмрәк нәрсә булырга мөмкин, мөгаен, ул сезнең өйдә яши. Шармыш авыл китапханәсендә "Селфи с любимыми героем" дип исемләнгән Фоточеллендж үткәрелде. Без яраткан китап персонажлары белән фотога төштек һәм укучыларыбызны нинди китапка сурәт ясатуларын сорадык.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. авыл мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А. белән берлектә Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” китабына күзәтү үткәрде. Арыш тәме китабы аша без яшьләребезгә электән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне өйрәттек. Өлкәннәребез белән урак уру күренешен күрсәтеп бу эшнең никадәр авыр хезмәт икәнен чагылдырырга тырыштык. Яшьләребез бу хезмәтне бары тик фольклор итеп кенә сакласыннар, бүгенге техника заманында исән-имин булып яшәсеннәр дигән теләк белән киләчәк буынга да җиткерерләр дип ышанып калабыз.
Ватан-без туган ил, без яшәгән, гражданнарыбыз булган ил. Россиягә мәхәббәт безнең һәркайсыбызның туган һәм яши торган урыннарга мәхәббәтеннән башлана. Һәм, әлбәттә, һәр кешенең үз кече Ватаны бар. Кече Ватан Көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Шармыш авыл китапханәсе әлеге көн уңаеннан «Туган як пейзажлары»дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде. Бу көнне туган ягыбызның матурлыгы һәм чисталыгы турында әйтәсе килә... һәм менә нинди матур фотолар килеп чыкты.
6 август көнне Максабаш авылы китапханэсе ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан тарихын беләсезме?” дип исемләнгән онлайн викторина уздырдылар. Барлык теләүчеләр ВК Максабаш авылы китапханәсе битенә кереп үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.