Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Шул уңайдан 13 гыйнвар көнне Субаш авыл клубында клуб мөдире һәм китапханәче, авыл халкы белән берлектә Иске Яңа елны каршы алдылар. Яңа елда яңа теләкләр теләштеләр, чыршы тирәли җырлар җырланды, матур шигырьләр сөйләнелде. Шулай матур итеп күңел ачканнан соң, мул өстәл артында Иске Яңа елны каршы алдык.
2025 елның 27 гыйнварында рус сатирик язучысы – Михаил Евграфович Салтыков - Щедринның тууына 199 ел була. Әдип үзенең әкиятләре ярдәмендә халыкның дошманы булган - самодержавиегә һөҗүм ясый, Россиядәге тормышның кимчелекләрен һәм караңгы якларыннан көлә. Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин - бөек рус язучысы, «История одного города», «Мелочи жизни», «Господа Головлевы», «Премудрый пескарь», «Дикий помещик» кебек атаклы әсәрләрнең авторы. Аның прозасы - дөнья сатирасының иң кыйммәтле үрнәкләренең берсе.
15 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзалары катнашында татар язучысы Мәхмүт Максудның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Якташ язучыбыз" дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырылдылар. Китапханәче китап укучыларны язучының әсәрләренә күзәтү үткәреп, өзекләр дә укыды. Катнашучы китап укучылар үз фикерләрен уртаклаштылар, М. Максудның китапларын укырга өйләренә дә алдылар.
Шул уңайдан 9 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә “Бөек һәм мәңгелек батырлык”темасына китап күргәзмәсе оештырылды, ул ел дәвамында укучыларга тәкъдим ителәчәк. Андагы китаплар сугышның кырыс чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, башка халыкларга фашист золымын котылырга ярдәм иткән кешеләр турында сөйлиләр. Танылган авторларның китапларын уку Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм җиңүнең бәясен аңларга ярдәм итәчәк.
Кышкы вакыт-күңелле бәйрәмнәр, таудан шаулап шуу, кар атышу гына түгел, ә көчле җил белән каты салкыннар да. Кышлаучы кошлар өчен бу иң авыр вакыт.
Бу көн кышкы спорт төрләренә һәм ачык һавада актив ял итүгә багышлана. Бөтендөнья кар көне-барлык кышкы спорт һәм ачык ял яратучылар өчен дуслары һәм якыннары белән очрашу, тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм кышкы атмосфера белән ләззәтләнү өчен искиткеч сәбәп. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында күңелле булды, "Алдынгылар Хәрәкәте" вариатив компонентын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Бөтендөнья кар көнен»дә катнаштылар.
Бу дата уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә язучы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды, анда авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Ш. Маннурның мирасы чыннан да зур һәм күптөрле. Әдип исән чагында ук аның кырыкка якын китабы басылып чыга, шул исәптән балалар өчен махсус билгеләнгән әсәрләре дә.
Террорчылык гамәлләре күпләп кеше корбаннары китерә, матди, рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр, халыклар арасында дошманлык чәчә һәм сугышлар китереп чыгара. Шушы проблемаларны булдырмау максатыннан, Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә «Терроризм проблема века» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балалар “терроризм" төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар әлеге әңгәмәдә толерантлык, шәфкатьлелек, Ватанга хөрмәт тәрбияләү һәм иң мөһиме – террорчылык проблемасын булдырмауны аңладылар.
Вакытлы матбугат уку – замана белән бергә атлау ул. Шул уңайдан 14 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Вакытлы матбугат - заман көзгесе” дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Вакытлы матбугатның җәмгыять тормышында тоткан урыны гаять зур. Вакытлы матбугат басмалары китап укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы һәм мавыктыргыч ял тудыра, кешенең белемен үстерә, зәвыгын формалашыра. Китапханәдә киң даирә укучылар өчен газета – журналлардан күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә китап укучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугат белән якыннан таныштылар.
Яшьләр уеннар уйнап, биеп күңел ачтылар. Кызыклы уеннар белән үрелеп барган күңелле кичә яшьләр күңеленә хуш килгәндер, чөнки алар бик теләп бәйрәм чарасында үзләре дә актив катнаштылар.