ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Татнетны үстерү фонды катнашында, мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учрежденияләр арасында «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Шулар арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче Галимова Индира  – 1 дәрәҗәле диплом Һәм  Ханиповлар гаиләсе  - 1 дәрәҗәле дипломга лаек булдылар и (балаларны әзерләде Минһаҗева Г.Р., Шакирова Г.И.). Җиңүчеләрне  котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез!

Балалар белгечлекләр, керү шартлары, алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләре, уку йортында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат алдылар. Алар көллият җитәкчелеге, педагоглары һәм укучылары белән аралаштылар.

Теләче районы мәктәпләренең 9 сыйныфын тәмамлаучыларның күбесе урта һөнәри белем алу өчен Саба аграр көллиятенә теләп керә

 

Укучыларның «Академик Тәлгать Касимович Сираҗетдинов исемендәге укулары» III ачык фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды. Академикның улы Рифкать Тәлгатович тантаналы ачылышта чыгыш ясап, мәктәп һәм югары уку йорты хезмәттәшлегенең инженер-техник белгечлекләр әзерләү мәсьәләсен хәл итүдә әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, "бүген актив яшьләргә үз потенциалларын үстерүгә, үз-үзләрен камилләштерүгә, яңа биеклекләргә ирешүгә омтылуда ярдәм итү аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә яшьләр яңа Россия төзергә тиеш".

Онлайн режимда безнең районның 5 мәктәпкәчә яшьтәге баласы үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын 5 һөнәр буенча тәкъдим итте: эколог, флорист, сити-фермер, чәчтараш, ресторан сервисы. Әлеге чемпионатны уздыру өчен мәйданчыклар булып Теләченең 1 нче һәм Теләченең 3 нче балалар бакчалары билгеләнде. Техник экспертлар булып мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары билгеләнде. Аларга яшь осталар тарафыннан биремнәрне үтәүне, видеога төшерүне оештыру буенча зур җаваплылык йөкләнде. Әлеге чараны уздырган өчен мәйданчыкларны оештыручыларга, остазларга, техник экспертларга, ата-аналарга һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 25 мартында «Батыр» спорткомплексында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 1-2 һәм 3-5 сыйныф малайлары арасында мини – футбол буенча Теләче районы Беренчелеге узды.

Балалар әкиятләр тыңларга яраталар, ә инде хәреф таный башлагач үзләре рәхәтләнеп укыйлар. Бигрәк тә матур иллюстрацияле китапларны үз итәләр, ә аларны чынга ашыручыларны «рәссамнар» дип йөртәләр. 25 март көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Әкияткә иллюстрация» дигән мастер – класс үткәрделәр. Теләге булган һәркем үзен рәссам – иллюстратор ролендә сынап карый алды. Мастер - класста балалар әкиятнең аерым фрагментларыннан битләр туплап үз куллары белән китапчык ясадылар. Нәтиҗәдә мөстәкыйль рәвештә буярга мөмкин булган буягыч - китап килеп чыкты.

25 мартта Балалар иҗат үзәге ел саен үткәрелә торган «Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән конкурс-фестиваленең мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүче  балалар арасында сайлап алу туры уздырды. Сайлап алу турында 7 төрле номинациядә   барлыгы 170 тән артык бала  катнашты.

Чара балалар китабы атналыгы ачылуга багышланган иде. Балалар китап хәзинәләре утравына сәяхәт иттеләр, ә аны әйләнеп узу өчен берничә тукталыш ясарга кирәк булды. «Белмәмеш»нең беренче тукталышында «Бу кем?» уены герое образын тасвирласалар, «Кечкенә китап сөючеләр» дә табышмакларга җавап бирергә һәм табылган сүзләрнең беренче хәрефләреннән яңа сүз төзергә кирәк иде. Ә «Алтын эзләүчеләр» привалында язучының фамилиясе буенча, ул язган әсәрнең исемен белергә, «Әкият белгечләре» дип аталган соңгы тукталышта «Вакыйгалар буенча әкиятне тап» викторинасы сорауларына җавап бирергә туры килде. Уен бик күңелле һәм кызыклы үтте.

Яшь укучылар Җир планетасының экологик проблемалары белән таныштылар, киләчәк буынга табигатьнең матурлыгын саклап калу өчен сакчыл караш кирәклеге турында белделәр. Шулай ук, «Мин табигать дусты булам!» дигән экологик уен уздырылды, анда катнашучылар «Үсемлек», «Бу кызыклы хайваннар», «Экология», «Минем туган ягым» конкурсларында үз белемнәрен сынап карадылар. «Табигать белән дус бул» китап күргәзмәсендә балалар планетабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге, суның гаҗәеп үзлекләре һәм кеше тормышында аның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк һәм юкка чыккан төрләре турындагы әдәбият белән таныштылар.

Бу бәйрәм шигъри сүзнең матурлыгын һәм аның һәр кеше тормышында әһәмиятен искә төшерә. Шигърият - кеше иҗат иткән иң бөек сәнгатьләрнең берсе. Шул уңайдан, 22 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Шигъри ассорти» дип исемләнгән квизбук үткәрелде. Квиз һәр катнашучыга үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International