ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Ватанны саклау ул  - күп буын сугышчыларының батырлыгы, ул  намус, хәрби бурычка тугрылык, Ватанга карата ихлас мәхәббәтне белдерә.
 Без авыр сынаулар вакытында Ватанга тугры булган һәм бүген аның чикләрен саклауда торган ир - егетләргә хөрмәтебезне белдерәбез.
 Шул уңайдан китапханәдә "Ватанны саклаучылар елы" исемле күргәзмә куелды.  Илләребез тыныч, күкләребез аяз, өстәлләребез түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!

10 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә халык язучысы, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан "Әдип белән галим"темасы белән китап күргәзмәсе оештырылды. Нәкый Исәнбәт әдәби мәйданга иртә килә. Унбер яшендә ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында «шигырь чыгаручы” булып таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта бастыра башлый. Аның беренче шигырьләре 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» балалар журналында басыла. Аның "Уракчы кыз", "Бормалы су", "Гармунчы егет", "Син сазыңны уйнадың" шигырьләре җыр булып яңгырый. 3 томлык "Татар халык мәкәльләре" җыентыгы, "Татар халык табышмаклары" китабы безнең өчен мирас булып тора. Еллар узу белән аның татар халкы тарихында урыны тагы да үсәчәк кенә, чөнки ул үз халкына зур мирас калдырган язучыларның берсе.

Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан китапханәбездә «2025 ел – Ватанны сакоаучылар елы" дип исемләнгән тематик почмак ясалды. Күргәзмәгә геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, Ватаныбыз өчен төрле тарихи чорларда сугышкан ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә багышланган китаплар, фото альбомнарга урын бирелде. Китап укучылар әлеге күргәзмә белән ел дәвамында таныша алачак.


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Бу карар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмиятле. Быелгы ел тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү елы булачак

Шармаш авыл китапханәсендә 14 гыйнвар көнне «Мой дом родной и улица родная» исемле туган якны өйрәнү буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә мөдире күргәзмәдә тәкъдим ителгән күптөрле китапларга күзәтү ясады, төбәгебезнең мәдәнияте тарихы, туган җиребезне данга күмгән күренекле якташларыбыз турында сөйләде. Укучы төрле басмаларда тамырлары чал борынгылыкка барып тоташкан традицияләр һәм төбәгебезнең истәлекле урыннары турындагы китаплар турында мәгълүмат табачак.


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Яңа ел һәм Раштуа көннәрендә балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру максатларында, «Пушкин картасы» бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2025 елның 13 гыйнварында Абде авыл китапханәсендә «Кышкы бәйрәм вакыты» дигән чара узды

2025 нче елның 10 нчы гыйнварыннан 13 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.

12 нче гыйнварда Үзәк авыл китапханәсендә “Россия матбугаты тарихы” дип исемләнгән кызыклы мәгълүмат-танып белү сәгате узды. Анда балалар һәм яшьләр кайсы материалларда яза башладылар, беренче гәҗитләр ничек дип аталганнарын, ничә гәҗитләр, журналлар һәм вакытлы матбугатлар хәзерге вакытта бар икәнен белделәр. Китапханәче балаларны гәҗитләр, журналлар белән таныштырды, алар китапханәдә урнашкан һәркайсының беренче басмасы кайсы елда чыкканын сөйләде.

Бу чара мәдәният йорты каршында бизәлгән матур чыршы янында узды. Балаларга төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештырылды. Алар белән чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырлары җырланды. Ахырдан балаларга күчтәнәчләр өләшенде.

9 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә язучы, журналист Диләрә Гали кызы Зөбәерованың туына 95 ел тулу уңаеннан авыл яшьләре белән “Яшьләр күңеле” китабына күзәтү үткәрелде.  Аның әдәби иҗат мирасы – хикәяләре, нәсерләре, очерклары: «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, « Яшьләр күңеле» дигән җыентыгына кергән. Диләрә Зөбәерованың  публицистик язмалары үз заманы чынбарлыгын, бигрәк тә яшьләр тормышын оптимистик, романтик рухта гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле. Катнашучылыр язуның биографиясе белән таныштырылып, әсәрләреннән өзекләр  кычкырып укып, үз фикерләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International