ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

12 гыйнвар көнне Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре  «Бөек Ватан сугышы еллары» дип  исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Алар укучыларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле гыйбрәтле фактлар,илебез халкының сугыштагы батырлыгы,тылда хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте һәм Җиңүнең шатлыклы көне турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең  сугышта һәм тылда эшләгән әби – бабайлары турында да искә алып үттеләр. Шулай ук әлеге чарада  Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан китапларга күзәтү дә ясалды.

11 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер”, “Бөек Ватан сугышы геройлары – якташларыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәләре әзерләнде. Күргәзмәдә татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күренекле әсәрләре урын алды.

Ел саен, гыйнвар башында, барлык китапханәләрдә дә укучыларны яңадан теркәү башлана, аларны яңа елның беренче эш көннәрендә китапханәчеләр һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Гыйнварның беренче көннәрендә Казаклар авыл китапханәдә «Китапханәгә беренче булып языл» акциясе узды, ул китапханәгә укучыларны җәлеп итүнең бер төре булып тора. Чарага «Китап укысаң күңел агара» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Чара барышында һәр катнашучы башка укучыларга китапханә фондыннан китап алырга тәкъдим итте. Китапны тәгъдим итү өчен үзенең яраткан китабын, авторын һәм анын эчтәлеге турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк иде. Иң беренче булып “Алиш әкиятләре” дигән әкият китабын китапханәче тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән китапларны балалар бик кызыксынып өйләренә укырга алдылар.


11
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

11 нче гыйнвар көнне 6-9 нчы сыйныф укучылары район үзәгендә чаңгы сезоны ачылу чарасында катнаштылар. Чаңгы ярышында 6 нчы сыйныф укучысы Галимова Зәринә 3 нче, 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибрахим 1 нче урынны яуладылар.

7 гыйнварда Шәмәрдән авылында өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров җитәкчелегендәге футболчылар командасы 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең ачык Яңа ел турнирында катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 1 урынны алдылар.


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

10 нчы гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә бадминтон буенча  Яңа елга багышланган «Раштуа турниры» узды. Биредә укучылар бадминтон уенында үзләренең көчләрен сынадылар hәм араларында иң оста уйнаучыларны ачыкладылар. Бәйгегә тагы да ямь өстәп, Кыш бабай белән Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевәли улы килде. Алар укучыларга тәмле кучтәнәчләр өләшеп, җиңүчеләргә акчалата бүләкләр дә тапшырдылар. 


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

8 гыйнварда Шәмәрдән авылында өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров җитәкчелегендәге футболчылар командасы 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең ачык Яңа ел турнирында катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 3 урынны алдылар.

Ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 8 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Без кайсы әкияттән?”- дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Балалар үзләренең төрле әкият геройларын белүләрен күрсәттеләр һәм китаптан аерылмаска сүз бирделәр. “Тылсымлы кышкы әкиятләр” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк. 2025 елны - Ватанны саклаучылар елы дип игълан итү карарының үз максаты бар - бөтен дөньяга нацизмга каршы берләшергә һәм тарихи дөреслекне якларга чакыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International