ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Нәкъ 11 ел элек Кырымда референдум узды, аның нәтиҗәләре буенча ярымутрау Россия Федерациясе составына керде. Кырымлыларның 96% тан артыгы Россия белән кушылу өчен тавыш бирде. Референдум нәтиҗәсендә Кырым ярымутравы рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде, ә Кырым Республикасы һәм шәһәр – герой Севастополь Россия Федерациясе субъектлары статусын алды.

Кырымда референдум узды, кырымлыларның 96% тан артыгы Россия белән берләшү өчен тавыш бирде. Референдум нәтиҗәсендә Кырым ярымутравы рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде, ә Кырым Республикасы һәм шәһәр - герой Севастополь Россия Федерациясе субъектлары статусын алды.

15 март көнне район балалар китапханәсендә, Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәренең Россия белән берләшү көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чара презентация, лекция һәм фикер алышу буларак үрелеп барды. Алынган белемнәрне ныгыту һәм материалны ныклап үзләштерү максатыннан мәгълүмат сәгатеннән соң «Таврида табышмаклары» викторинасы оештырылды. Шушы чарага өстәмә буларак «Минем Кырым – минем Россиям» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Әлеге истәлекле дата кысаларында Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә, 5-9 сыйныф укучылары белән " Кырымның Россиягә яңадан кушылуы: Без бергә!» дип исемләнгән тематик класс сәгатьләре узды.

17 март көнне Арча районында  укучыларның иҗади сәләтләрен үстеру, милли традицияләргә мәхәббәт уяту максатыннан  Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үтте . Бу бәйгедә безнең мәктәптән  Гыйлаҗева Т. -6 класс, Саруханян М. -7 класс, Заббарова Ф -8 класс үзләренең  иҗат әсәрләре белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре: Зәйнуллина Р. Х., Мингазова Л. М.)

15 март көнне Айдар авылы китапханәсендә «Мин белергә хокуклы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар төп кеше хокуклары турында белделәр, кеше хокуклары һәм бала хокуклары турында Конвенция белән таныштылар. Укучыларга хокукларны һәм бурычларны белүнең мөһим булуы турында, җаваплылыкның төрләре турында аңлатылды.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бәйге онлайн форматта узды, Татарстан Республикасының 22 шәһәре һәм районыннан: Казан, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Апас, Азнакай, Теләче, Тукай, Чирмешән, Актаныш, Биектау, Мөслим, Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары.

«Сизә алам» проекты яшүсмерләр арасында эмоциональ грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучы оешмалар яшүсмерләрне фильм карау яки китап уку өчен үз мәйданчыкларына җыялар, ә аннары алар тудырган хис-кичерешләр турында фикер алышалар. Чара сәнгатьне һәм психологияне берләштерергә, үзеңне танып белергә мөмкинлек бирә. Китапханәдә «Сизә алам» Бөтенроссия проекты сугыш турындагы китапларны уку һәм фикер алышу, патриотик материал карау белән үрелеп барды. Чара барышында яшүсмерләр геройлар кичергән хисләрне тирәнрәк аңлый алдылар һәм аларны анализларга өйрәнделәр. «Геройларга мәңгелек хәтер» ролигын карау беркемне дә битараф калдырмады.

Татар халкының гореф - гадәтләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Кич утыру» фольклор кичәсе үткәрелде. Чара барышында китапханәче татар халкының гореф - гадәтләре, 50 ел элек бабаларыбызның кышкы озын кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләрнең «Кич утыру» дип аталуы турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлар җырладылар һәм кулъяулыклар чиктеләр, ә икенче өлешендә төрле милли уеннар уйнап күңелле вакыт үткәрделәр. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар һәм самавырдан тәмле чәй белән сыйландылар.

Чара «Китап битен югалтмас өчен, кулыңа кыстыргычны алырга онытма» девизы астында узды. Мастер - класс башында балалар кыстыргычның ни өчен кирәклеген, кыстыргычны нәрсәдән ясауларын һәм китап кыстыргычыннан ничек файдаланырга кирәклеген искә төшерделәр. Кыстыргыч - зур булмаса да, китап укыганда бик файдалы әйбер. Китап кыстыргычы текстның кирәкле битен истә калдырырга һәм тиз табарга ярдәм итә. Яшь осталар кулы белән ясалган кыстыргычлар күптөрле, күңелле һәм матур булып чыкты. Мастер - класс уңышлы үтте, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне алар үзләре белән алып киттеләр. Чара ахырында алар: «Китап кыстыргычы китапларга сакчыл караш тәрбияли, китапның сакланышын яхшыртуга хезмәт итә» - дигән нәтиҗә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International