2020 елның 29 февралендә Теләче чаңгы базасында РОСТО ДОСААФ җирле оешмасы һәм Иске Җөри урта мәктәбе коллективы белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 79 укучы катнашты.
2020 ел илебездә “Хәтер һәм Дан елы” дип игълан ителде. Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гиниятова Л.Г. һәм мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. белән берлектә, 28 февраль көнне Олы Нырсы “Кояшкай” балалар бакчасында булдылар. Бакчага йөрүче балалар белән ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан әңгәмә үткәрелде, уеннар уйналды.
Теләче урта мәктәбенең география укытучысы Э.Р. Казакова “ Иң яхшы география укытучысы “ дигән Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм сертификат алды. Котлыйбыз!
29 нчы февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә күренекле рус язучысы, әдәбият белгече, публицист Федор Александрович Абрамовның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Певец деревни и людей простых» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турында әдәбиятлар тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәге китап укучылар белән Абрамовның " Братья и сестры " повесте буенча фикер алышу булды. Федор Абрамов үз әсәрләрендә игелек һәм гаделлеккә, гражданлык активлыгына, халык инициативасының уянуына, илдә һәм дөньяда барган барлык хәлләр өчен һәр кешенең җаваплылыгы хисе уята.
28 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Гәйнетдинова Айсылу, Сәлмәнов Нарим , Сафина Лилия Казан шәһәренең 20 нче татар гимназиясендә үткәрелгән "Алиш эзләреннән" дип исемләнгән VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны конференциягә татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Н. Әсәдуллина Р.Г. Гарипова һәм Г.Р. Сәлмәнова әзерләделәр. Котлыйбыз!
Бүген Шәдке балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә “Безнең гаилә тату- гаилә” исемле бәйрәм иртәсе узды, бәйрәмгә балаларның әти-әниләре,әби- бабалары килгән иде.Бәйрәмдә балалар бию,җырлар белән чыгыш ясадылар ,әти-әниләре белән ярыш-уеннарда катнаштылар,алга табада шулай гаиләләр белән күңелле итеп бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын.
Яшь китап укучылар Май чабу бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, бәйрәм атнасының һәр көненең ничек аталуын белделәр. «Май чабу» презентациясе балаларга күңелле халык бәйрәме турында күбрәк белергә ярдәм итте. Шулай ук китапханәдә Май чабу атнасына китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә әлеге бәйрәмне үткәрү традицияләрен чагылдырган китаплар һәм иллюстратив материал тәкъдим ителде.
2020 елгы Ботенроссия халык санын алуны уткэру кысаларында белешмэлэр жыю методлары кулланылачак, алар 2018 елда халык санын алу барышында сынап каралган булган. Уткэру форматларына тубэндэгелэр керэ:
Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде, анда ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. катнашты.
Бүген Теләче 3нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофор утлары»дип исемләнгән чара үткәрелде, анда беренче кечкенәләр төркеме баллалары (тәрбиячеләре Мингазова Г.Р,Замалиева Г.Г.) катнашты. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.Аларга барыннан да бигрәк полиция хезмәткәре белән аралашу ошады.