ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 1 март көнендә Кече Нырсы авылында яшәүче тыл ветераны Аскарова Нурлыфоат Шайдулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Нурлыфоат апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


28
февраль, 2020 ел
җомга

27 февраль көнне "Батыр" спорткомлексында район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм төрле өлкә җитәкчеләре (мәгариф,сәламәтлек саклау,социаль яклау һәм башка) авыл җирлегендә яшәүче яшь гайләләр һәм яшьләр белән очрашты,аларның сорауларына җавап бирде.

Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 28  февраль көнне  авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аны Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин, Теләче авыл җирлеге башлыгы  И.Р.Мараков, Теләче муниципаль районы  ветераннар Советы рәисе урынбасары С.Г.Гильмиев  һәм авыл җирлегенең мәдәният хезмэткэрлэре Л.И.Султанова , В.М.Тихонова үткәрделәр. Медальләр һәр ветеранга өйдә тапшырылды, медальләр тапшыру җылы шартларда үтте. Теләче авыл җирлеге башлыгы ветераннарга медальләр тапшырганда, һәрберсенең тормышы һәм сәламәтлеге белән шәхсән кызыксынды. Ул ветераннарга зур рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек теләде.  Ветераннар, үз чиратында, яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр, тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

2020 елның 28 февралендә Теләче муниципаль районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы республика кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды. Ярышлар «Батыр» спорт комплексы базасында һәм сынау төрләре (ату, туловища күтәрү, көч гимнастикасы, озынлыкка сикерү, алга авышу, чаңгыда йөгерү) буенча чаңгы базасында үткәрелде. Фестивальдә Теләче, Питрәч, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары командалары катнашты. Барлыгы 40 катнашучы.

Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре 24 февраль көнне "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән фестиваль-конкурсы кысаларында  авылдашлары алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Бу чыгышларда яңа талантлар ачыла, һәр коллектив үзен яхшы яктан күрсәтергә омтыла. Концерт программасына яшьләр, укучылар, учреждение  хезмәткәрләре, пенсионерлар чыгышлары кертелгән иде.  Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Әлегедәй фестиваль-конкурслар халыкны берләштерә, яшьләргә һәм өлкәннәргә аралашу мөмкинлеге бирә.

«Солдат - һәрвакыт солдат!». 23 февраль көнне Ачы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күңел ачу-уен программасы оештырылды. Конкурста ике команда - «Ныклы чикләвек» һәм «Көчлеләр» - дүртешәр кеше катнашты. Егетләр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Викторина, конкурслар, табышмаклар, җырлар, спорт уеннары котлау һәм елмаюлар – барысы да Ватанны Саклаучылар көненә багышланган иде.Кичә чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды.

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсендә  башлангыч класс укучылары белән “Экстремизм һәм терроризм иминлек өлкәсендә төп куркыныч тудыручылар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар дуслык ул бер –береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды. Чараның икенче өлешендә балаларга “Сак бул – экстремизм!”- дип исемләнгән  компьютер презентациясе күрсәтелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә”дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә. 23 февраль көнне  Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында район фестивале кысаларында «Жиңү кайтавазы мәнгелек» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт оештырылды. Концерт Бөек Ватан сугышы башлану, сугышка китү, сугыштагы солдат тормышы, тыл хезмәтчәннәренең тылдагы тормышы кебек театраль күренешләр, Максабаш, Югары Кибәхуҗа авыллары үзешчәннәре һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

В честь этой юбилейной годовщины их поздравили Глава Айдаровского  сельского  поселения Хазиев Рифат Рашитович и начальник   Управления Пенсионного фонда  Мугтасимов   Марат Мазитович вручив памятный подарок и букет цветов.

Ватанга хезмәт итү ул — халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигәнне аңлата. 23 февраль  — батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Быел әлеге бәйрәм халкыбыз өчен икеләтә мөһим, чөнки агымдагы елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 22 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән театральләштерелгән концерт оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International