Аны саклау безнең аңа мөнәсәбәтебездән тора. 28 февраль көнне Әбде авыл китапханәсе наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Жизнь прекрасна – не рискуй напрасно» дип исемләнгән наркотикларга каршы акциясенә багышланган чара үткәрде. Балалар рәсемнәр ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан балалар белешмәлекләр һәм буклетлар алдылар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 27 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә «История расскажет всё о ТАССР» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрелде. Чарада катнашучыларга республикабызның тарихы, илебезнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Туган як табигате турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Теләче муниципаль районында туып-үскән язучыларны искә алдылар. Шулай ук бу датага «Дорожи своей историей» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә Татарстан тарихының төп этапларын чагылдырган тарихи-туган якны өйрәнү әдәбияты тәкъдим ителде.
Теләче урта мәктәбе укучылары Вәкказова Зәлия һәм һәм Мараков Ислам Татар китабы йорты тарафыннан оештырылган, “ Туган тел ул ” гә багышланган халыкара флешмобта актив катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Укучыларны конкурска татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Әсәдуллина әзерләде. Котлыйбыз!
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, 2020 елның 27 февралендә Шармыш авылында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Н. Н медалләрне Степановага Е.И., Дмитриевага Л.А. Данилинага А.Н., Савельевага А.М., Фомичевага М., Пашагинага М.Н. һәм Шашабринага А.Ф. тапшырды.
27 февраль көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында"Чаңгы юлы - сабыйларга" дип исемләнгән чаңгы ярышы булып узды. Баландыш төп мәктәбе командасы составында Саруханян М., Заббарова Ф., Гайнетдинов Р. һәм Хәйретдинов И. Катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов И. 1 нче урынны яулады. Команда гомумкоманда зачетында 4 нче урынга лаек булды . Котлыйбыз!
22 февраль көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Татьяна Романова һәм Лидия Петровалар, Илья һәм Анна Васильевларның бергә яшәүләренә 50 ел «Пар сукмактан — Алтын туйга» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Юбилярларны район никах теркәү идарәсе җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатиповна, туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләделәр. Кичә бик матур котлаулар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп алып барылды. Музыкаль кичә җылы, күңелле бәйрәм атмосферасында узды.
Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру бара. Бу чара Баландыш авыл җирлегендә 27 нче февраль көнне узды. Районыбыз һәм авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы делегация Баландыш авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.
27 февраль көнне, Балыклы авылы мәдәният йортында, Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган ягыбызның күренекле кешеләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларга республикабызның төзелүе, аның үткәне һәм бүгенге көнгә кадәр үсеше, җитәкчеләре, гореф-гадәтләре, йолалары, көнкүреше турында мәгълүмат бирелде. Чара барышында балалар шулай ук, туган ягыбыз язучыларының китапларыннан торган күргәзмә белән таныштылар, күренекле кешеләребез турында әңгәмәгә теләп катнаштылар, темага кагылышлы шигырьләр сөйләнде, әдәби викторина сорауларына да төгәл җаваплар бирделәр.
2020 елның 28 феврале көнне Олы Нырсы авыл җирлегенәкергән тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чорында тол калган хатын-кызларга җиңүнең 75-еллыгына багышланган медалләрне тапшыру тантанасы булып узды. Бүгенге көндә Нырсы авыл җирлегенә кергән авылларда 13 тыл ветераны яши. Алар барсы да балалары белән бергә гомер кичерәләр. Медалләрне тапшыру тантанасына районнан район газ хуҗалыгы җитәкчесе Хаҗиев Р.М., Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гыйниятов Р.М. hәм авыл җирлеге белгечләре катнашты. Ветераннарнын ойләренә йергәндә шулай ук аларның яшәү шартлары белән танышылды, булган сораулары, тәкъдимнәре теркәп барылды. Бәйрәм хисләре булганга дырмы ветераннарыбыз күтәренке күңел белән каршы алдылар, җитәкчеләргә, хөкүмәтебезгә рәхмәт әйтеп озатып калдылар.Олы Нырсы авыл җирлегендә юбилей медалләрен тапшыру оешкан төстә үтте.
Урта Мишә авыл китапханәсе "Әдәби полк" исемле челтәрле акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.